22 гыйнвар көнне чираттагы авыл җыены Дүсмәт авыл җирлегендә узды. Җыенда район җитәкчелеге белән беррәттән, эш белән тәэмин итү үзәгенең директоры Л.Хөснетдинова катнашты, чыгыш ясады.
Ул үзенең чыгышында хезмәт турындагы кануннарда үзгәрешләр белән таныштырды: минималь хезмәт хакының 1 нче гыйнвардан үзгәрүен, пенсия яшенә җитеп килүчеләрнең эш хокукларын яклау турында канун чыгуын, үз эшләре белән мәшгульләр өчен яңалык-4 процентлы салым керүен аңлатты.
Аның чыгышы барышында халык бик җанланып, күп сораулар бирде, Л.Хөснетдинова бар сорауларны да канәгатьләндерелек итеп җаваплар бирде.